<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Тезләнеп баш иям</title>
<lyrics>[V1]
 Тезләнеп баш иям, Аллам мине ишет,
 Рәхмәтемне минем һәм кайгыларымны.
 Тезләнеп баш иям һәм шул чак ишетәм
 Йөрәгем тибешен, Алланың тавышың.

[V2]
 Сокланып мин карыйм; күк өйзе нинди саф,
 Алланың янында мәңгелек яктылык.
 Йөрәгем җылына шул яктылык белән,
 Көчем тагын арта Алла Сүзе белән.

[V3]
 Тезләнеп баш иям, Аллам мине гафу ит,
 Ялгышуларымны һәм гөнаһларымны.
 Шул чакта мин аңлыйм; Алла ул - Изге сафлык
 Караңгы юлларда Ул бирә яктылык.

[V4]
 Мин һәр чак баш иям, бөек Аллам каршында,
 Йөрәгемне Аңа ышанып тапшырам.
 ул вакыт күңелем Алла Сүзен кабатлый:
 &quot;Мин сине яратам, кил Минем каршыма&quot;!</lyrics>
<hymn_number>26</hymn_number>
</song>